ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2026 ел
якшәмбе

 

«Алабуга» МИЗ базасында «Зарница 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды. Кукмара районын өч команда тәкъдим итте. Кече категориядә «Альфа-Манзарас» командасы 1 урынны, өлкән категориядә «Спасатели-1» командасы 3 урынны яулады.

Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү


25
апрель, 2026 ел
шимбә

25 апрельдә район китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Язлар белән безгә Тукай кайта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара бөек шагыйребезнең «Туган авыл» җыры белән башланып китте. Китап сөючеләр тамашачыларга Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, аның иҗатына булган хөрмәтләрен җиткерде. Кичә барышында «Язлар белән безгә Тукай кайта» исеме астында үткәрелгән шигырь сөйләүчеләр, язучылар, рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга район китапханәсе системасы тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге күркәм чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар һәм катнашучылар бу кичтән рухи байлык, илһам һәм яңа иҗади көч туплап таралышты.

Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 25 апрельгә кадәр 2026 елның 26 апрелендә 18 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 26 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле җил көтелә.


24
апрель, 2026 ел
җомга

Лубян авылында су басу хәле.

«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.

24 апрель көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ”да ял итүче  пенсионерлар өчен, « Ә бездә - барысы да яхшы » дигән ял кичәсе үткәрде.

2026 елның 24–26 апрелендә унберенче тапкыр «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Чара татар телен популярлаштыру һәм саклап калуга юнәлтелгән.

Быелгы чара аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде, һәм акция тулысынча аның әдәби мирасын хөрмәтләүгә багышланды.

Үзәк китапханә коллективы бу башлангычтан читтә калмады. Хезмәткәрләр диктант язу акциясендә актив катнашып, үз грамоталылыгын күрсәтте һәм туган телне саклауга үз өлешен кертте.

Мондый акцияләрдә катнашу — белемнәрне тикшерү генә түгел, ә мәдәниятне үстерүгә һәм татар теленең статусын ныгытуга мөһим өлеш кертү дә. Без коллегаларыбыз белән горурланабыз һәм киләсе елда барлык теләүчеләрне дә әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.

24 апрельдә Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. , Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары өчен «Чернобыль фаҗигасе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Лилия Дамировна һәлакәтнең масштабы, авария урынында радиация зарарлануларын бетерү буенча волонтерларның эше, радиациядән зыян күргән кешеләр һәм аларның язмышлары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International