Реабилитация курсын үтүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара уздырылды.
26 апрельдә Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгендә Радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көненә багышланган чара оештырылды.
2023 елның 26 апрелендә Казанда тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Анна Щербаковадан мастер-класс һәм Россия Федерациясенең атказанган тренеры Этери Тутберидзедан тренерлар өчен мастер-класслар үтте. Анда безнең тәрбияләнүчеләр Мәрьям Закирова, Валерия Соломатина һәм тренер Фэридә Сагыр катнашты.
2023 елның 26 апрелендә «Олимп» боз сараенда физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе органнары оешуга 100 ел тулуга һәм Җиңү көненә багышланган һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
26 апрель бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көнендә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берлектә “Без - Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрде. Бәйгедә «Миләшкәй» балалар бакчасы һәм аларга беркетелгән Лубян, Кече Чура, Поршур авылларының аз комплектлы балалар бакчалары катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең язмышы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Жюри нәтиҗә ясады, бәйгедә катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
25 апрель-Бөтенроссия "Эколатлар Көне".
Безнең "Яшел куллар" командасы, бу көн кысаларында һәм "Эквест" республика конкурсында катнашу кысаларында, өлкән һәм әзерлек төркемнәре - экологик своп "Яшел тормыш"- әйберләрне икенчел куллануны популярлаштыру буенча үткәрде.
Кукмара үзәк район хастаханәсенең дус коллективы Эковесна-2023 санитар-экологик икеайлыгы кысаларында Бөтенроссия өмәсендә катнашты
"Кукмара тегү фабрикасы" АҖ коллективы санитар-экологик икеайлык кысаларында Бөтенроссия өмәсендә катнашты һәм чисталык һәм тәртип урнаштырды.
2023 елның 22 апрелендә авыл җирлекләре арасында хоккей буенча спартакиада узды. Ярышларда 12 команда катнашты.
2023 елның 21-22 апрелендә Апас авылында 2008/09 нчы елгы командалар арасында хоккей буенча «Өмет кубогы» республика турниры узды.