ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2023 ел
җомга

23 мартта С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья су һәм су ресурслары көненә багышланган «Су иленә сәяхәт» танып белү-уен программасын үткәрде. Ул балаларга кеше тормышында суның мөһимлеген, аның турында иң кызыклы, файдалы фактлар турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 14 апрелендә 10-13 сәгатьләрдә Кукмара муниципаль районы халкы өчен «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ район мәдәният йортында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 38 йорт)түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрәчәк

Быел әлеге программа буенча районның өч яшь гаиләсе федераль һәм республика бюджетларыннан түләүсез социаль түләү алачак.

Әлеге фазыйләтле чорда адәм балаларына Аллаһ Раббыбызга якынаеп, Аның ризалыгын алырга, бик күп әҗер-савапларга ирешергә уникаль мөмкинлек бирелә, диелә котлауда.

22 март көнне педагог һәм остаз елы кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсенең китапханәчесе Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» реабилитация үзәге балалары өчен язучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган «Табигать һәм хайваннар турындагы әсәрләр» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул аларга бөек рус педагогы һәм балалар язучысының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аның хикәяләре һәм әкиятләре тугрылык, игелеклелеккә һәм гаделлеккә өйрәтә. “Дүрт теләк”, “Бишка” гыйбрәтле хикәяләрен укыды һәм геройларның гамәлләре, тәртибе турында балалар белән фикер алышу үткәрде. Чара китапларны күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

22 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» клубының Халыкара урман көненә багышланган чираттагы дәресе  «Урман табышмаклары» экологик турниры узды. Рәмзия Гарифуллина балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм табигый байлыкларны дөрес итеп куллану кирәклеге турында сөйләде. Балалар урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде, төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

Киңәшмәдә уку йортларын тәмамлаучы студентларны районда эш белән тәэмин итү, оешмаларда булган вакансияләр, яшь гаиләләргә эш һәм яшәү шартлары булдыру кебек проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге һәм «Игелек» районының тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы тарафыннан ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, районның алмаш гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар арасында 23 февральгә һәм 8 Мартка багышланган рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсы үткәрелде. Барлык катнашучылар грамоталар белән бүләкләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараның спонсоры-ИП Гыймадиев Алмаз Тәлгать улы.

Бөек композитор С.Рахманиновның 150 еллыгы хөрмәтенә Үзәк китапханәдә китапханәче Г. Ф. Заһидуллина, А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның 8 «в» сыйныф укучылары өчен, «С. Рахманинов композитор, пианист, дирижер» дигән биографияә киче үткәрде. Балалар композиторның тормышы һәм иҗаты турында хикәяне тыңладылар, аның балачагы һәм яшүсмерлеге, аның бөек музыкаль әсәрләр иҗат итүе турында белделәр, видеопрезентация карадылар.

21 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Үзәк китапханәдә    “Сөембикә” берләшмәсенә йөрүчеләр өчен, “Кайта Нәүрүз, кайта яз!”, дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде.  Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикә булды. Ул матур теләкләр теләде, кунаклар өчен татар халкының “Чума урдәк,чума каз” уенын уйнатты.   Кыш бабайның килүе бәйрәмгә  ямь өстәде. Ял итүчеләр җырга, уеннарга осталыкларын күрсәттеләр, теләкләр теләделәр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә ял итүчеләр белән бергә күңел ачтылар.

Бәйрәмнең гореф-гадәтләре буенча, кунаклар  коймак һәм йомырка белән  сыйландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International