ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Парламент дәресләре

9 февраль көнне «Ромашка» балалар бакчасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннары ярминкәсе» булып узды. Балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде. Идел буенда төрле милләт кешеләре яши. Һәр халыкның үз уеннары, бәйрәмнәре, җырлары, әкиятләре бар. Балалар татар, рус һәм удмурт киемнәрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Урындыклар", "Круген бергаса", "Сукыр так", "Гуси – лебеди", "Горелки с платочками" уеннарын һәм  "Мин яратам сине Татарстан" бию флешмобын күрсәтте.

9 февраль көнне, танылган татар язучысы Ф.Яруллинның туган көнендә, үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Сәлимова Т. Х., "НАЗ "ҮСП" коммерцияле булмаган автоном оешмасы пенсионерлары өчен, "Фәнис Яруллинны искә алу"дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Чара барышында Тәскирә Харис кызы ял итүче пенсионерларны язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше, аның дәрәҗәле әдәби премияләре турында сөйләде. Чара ахырында ял итүчеләр Ф. Яруллин сүзләренә җырлар җырладылар.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укучылары өчен китапханәдә “Туган телем - татар теле” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Тел турында табышмаклар әйтелде, башваткычлар чишелде.“Гасырлар кичкән телем син” дип аталган китап күргәзмәсе белән танышты.

2021 елның 7 февралендә Теләче бистәсендә 2005-2006 елларда туган кызлар җыелма командасы, тренер Наилә Мөхәммәтвәгыйз кызы Хабибуллина тәрбияләнүчеләре, 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Теләче муниципаль районы Ачык Беренчелегендә катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.

Әфган сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, турнир кунакларына сәламләү сүзе белән КМР башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харис улы Гарифуллин, Әфганстандагы сугыш инвалидларының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы рәисе Альберт Кукаркин чыгыш ясады.

Ярышларда Кукмара, Арча, Мамадыш,Кама Тамагы, Балтач,Балык Бистәсе командалары -200гә якын бала катнашты. Кукмара районы данын «Зилант» спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Газизъянова, Римма Рәхмәтуллина, Эльвира Шәймәрданова, Алексей Гоглевның шәкертләре яклады.

Егетләр арасында 57 кг авырлык категориясендә Максим Исаев (4 нче мәктәп) һәм Антон Платонов бронза призерлары булдылар, кызлар арасында 52кг авырлык категориясендә Ангелина Николаева ( КФУ) көмеш призер булды.

Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен Әфганстан демократик республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган «Әфганстан: мәңгелеккә киткән көннәр» дип исемләнгән патриотик сәгате үткәрде. Балалар “Әфганстан: хәтер исән” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, видео карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International