ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Ике гаиләнең яңа туган сабыйларын тантаналы рәвештә теркәү 22 ноябрь көнне Әниләр көне алдыннан булды.

Бүген 22 ноябрь-Әниләр көне алдыннан Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда 8 гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды.

 Биремнәрне үтәгәннән соң искиткеч үзгәрешләр балаларга үз мөмкинлекләренә ышаныч бирде.    

Балалар районыбызның барлыкка килү тарихы, Кукмара шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар. Шулай ук Кукмара районының икътисади һәм тарихи үсешенә зур өлеш керткән бөек шәхесләр турында күп кенә кызыклы сюжетлар карадылар.

Әниләр көне алдыннан үзәк китапханә хезмәткәре Сәлимова Тәскирә Харис кызы «АНО «ЦСП «Наз»да ял итүчеләр өчен «Әнкәм назы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче Әниләр көне бәйрәмен башка илләрдә билгеләп итү традицияләре белән таныштырды. Чарада әниләр турында матур шигырьләр яңгырады, район мәдәният йорты хезмәткәре Юнысова Әлфинур җырлар башкарды, җирле язучы Рафилә Фәттахова үзенең хикәяләрен укыды.

План-график  2019 елның 25 ноябреннән 01 декабренә кадәр гражданнарны кабул итү атнасын уздыру

Кукмарада берәр мең һәм бишәр мең сум үзара салым акчасы җыярга әзер авыллар бар. Бу Октябрина һәм Югары Юмья авыллары. Бу хакта ТР Дәүләт Советында үзара салым буенча түгәрәк өстәл утырышында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сөйләде.

21 ноябрь көнне Кукмара ҮРХ табиб-психиатр-наркологы Сабирҗанов Р.М. катнашында тренинг үткәрелде.

Әңгәмә барышында Сабирҗанов Р.М. наркотикларның тискәре йогынтысы, бигрәк тә шәхси тормышка турыдан-туры тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Тормышта булырга мөмкин булган төрле ситуацияләргә дә җиңелдек. Шулай ук яман бушлыкка альтернатива темасы да кузгатылды. Чарада катнашучылар әңгәмәдә актив катнаштылар.

-ФАП ачылу – авыл өчен зур вакыйга. Әлеге сәламәтлек пункты илкүләм проект кысаларында сафка басты. Бинаның игелеген күрегез, биредә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын, - дип район башлыгы үзенең изге теләкләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International