Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе»проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Фикер алышуда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Исмәгыйлев һәм «Иннополис»университеты вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы белән цифрлы идарә итү функциональ структурасы булган бердәм мәгълүмат системасы гамәлгә кертелә. Проект авыл хуҗалыгы җитештерүе этапларын нәтиҗәле файдалану, планлаштыру һәм тикшереп тору, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне күзәтү һәм мониторинглау өчен билгеләнгән.
Фикер алышу барышында министр урынбасары Илдус Габдрахманов, республикада чәчүлекләрне 2,8 млн. га кадәр арттырырга кирәк, дип басым ясады.
«Иннополис "университеты» АКБОның проектлар белән идарә итү бүлегенең геоинфорация системалары буенча әйдәп баручы инженеры Татьяна Решетникова, Татарстанның Саба һәм Питрәч беренче пилот районнары мисалында авыл хуҗалыгы җирләрен космик мониторинглау сервисын да кертеп, системаның барлык эш күләмен һәм функциональ мөмкинлекләрен күрсәтте.
» Система (ТР АПК ДМС) куелган бурычларны оператив рәвештә хәл итүдә муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге белгечләр һәм җитәкчеләр өчен нәтиҗәле ярдәмче булачак, Татарстан Республикасының барлык авыл хуҗалыгы җирләренең торышын исәпкә алырга һәм тикшереп торырга, җирләрнең продуктивлыгын арттырырга, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү өчен җәлеп итү исәбенә һәм җитештерүнең рентабельлеген арттыруда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә реаль ярдәмче булачак", - дип билгеләп үтте инженер.
Очрашу кысаларында Марат Җәббаров белгечләр белән кырларны паспортлаштыру этаплары турында фикер алышты һәм республика агросәнәгать комплексының бердәм мәгълүмат системасын гамәлгә кертү эшенең төп өстенлекләрен билгеләп үтте.
Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1569542.htm
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызының катнашуы планлаштырыла
Әлеге чарада катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт)
Әлеге кабул итүнең актуальлеген, социаль әһәмиятен исәпкә алып, булачак чара турында халыкка киң мәгълүмат җиткерүне максат итеп куйганда, әлеге чараны үткәрүдә булышуыгызны сорыйм, район (шәһәр округы) территориясендә урнашкан Муниципаль берәмлекләр, оешмалар сайтларында һәм социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү турында мәгълүмат урнаштырып.
Шушы көннәрдә Кукмара муниципаль районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә реабилитация үтәче балалар Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Чара ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, әхлакый - патриотик тәрбия бирү һәм туган як тарихын өйрәнү максатыннан оештырылды.
Балалар өчен музей заллары буйлап бик кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе оештырылды, алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен, шәһәребезнең барлыкка килү тарихын аңларга һәм күрергә ярдәм иттеләр.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Кече Ватан тарихы һәм мәдәнияте, туган як традицияләре турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.
Балалар музей предметы, экспонат, экспозиция турында күзаллау алдылар. Кайбер балалар беренче тапкыр чабата, самавыр, борынгы үтүкләр, тәңкәләр кебек әйберләрне күрделәр. Безнең ата-бабаларыбызның кием-салымны ничек шомартуларын, ничек май ясауларын, туку станогында ничек эшләүләрен һ.б. турында белделәр.
Малайларга бигрәк тә Хәрби тематика предметлары – кылычлар, снарядлар, пулялар ошады. Алар аларны зур кызыксыну белән карадылар.
Бу экскурсия балаларда зур тәэсир калдырды.
Кукмара районының "Милосердие" тернәкләндерү үзәгеннең тегү остаханәсендә "Иң яхшы мастер" конкурсы узды. Социаль хезмәт алучылар тернәкләндерү чорында тегү буенча алган хезмәт күнекмәләрен күрсәттеләр. Тәрбияләнүчеләр эш җиңсәләрен һәм тагылмаларны тегү буенча технологик алымнары ныгыттылар.
Конкурс башында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, тегү машинасында эшләүнең төп моментларын искә төшерделәр.
«Тегү эше - сенсомоторика, глазомер, кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итә, - ди хезмәт буенча инструктор Борковских Асия Кадыйр кызы .
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.
Конкурска тәкъдим ителгән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 103 КФХ 2 млн.сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грантка ия булды. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш (8 фермер), Азнакай һәм Теләче районнарыннан (6шар фермер).
Грант алучылар нигездә ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, товар балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар.
«Соңгы елларда, авыл хуҗалыгы җитештерүен Автоматлаштыру һәм кул хезмәтен техника белән алыштыру хисабына, агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл халкы саны кими бара. Шуңа бәйле рәвештә, аларны эшкә урнаштыру, эш белән тәэмин итү, керем белән тәэмин итү проблемасы килеп баса. Яшь фермерларга ярдәм итү программасы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең хезмәт активлыгын арттыруга, авыл тормыш рәвешен саклауга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Министрлык яңа эш башлаган фермерлар акчаларының максатчан тотылуын контрольдә тота һәм бирелгән грантларның максатсыз билгеләнеше буенча грант куллану һәм (яки) дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү фактларын ачыклаганда кире кайтарылырга тиешлеген искә төшерә.
Татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1569374.htm
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
25 сентябрь көнне Кукмара Үзәк китапханәсендә “Современница” хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы узды. Хатын-кызлар җәйге сәяхәтләрдә күргәннәре белән уртаклаштылар.
Үзәк балалар китапханәсенең актив укучысы, 3 нче урта мәктәбенең «3Б» сыйныфы укучысы Вәлиуллина Альмира (сыйныф җитәкчесе Сәләхетдинова Г.С.) «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында уздырыла торган «Укучылар көндәлеге» җәйге конкурсында җиңүче булды. Конкурс нәтиҗәләре 20 сентябрьдә билгеле булды. Каникул вакытында ул бик күп китаплар укыды. Кызыклы комментарийлар, көндәлекне алып баруның төгәллеге Альмираның иҗат талантын, китап укуга һәм әдәбиятка мәхәббәтен күрсәтте. Ул Интернет-кибеттән балалар өчен 500 сумлык сертификат һәм диплом белән бүләкләнде.
25 сентябрь көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова Бөтендөнья диңгез көненә багышланган «Диңгез һәм океаннар буенча» табышмаклар турниры үткәрде. Турнир 4 өлешттән тора иде: «Нәрсә белән дә булса», «Диңгез», «Кешеләр һәм диңгез», «Диңгез халкы». Кызыклы һәм мавыктыргыч табышмаклар балаларга диңгез тирәнлегендә яшәүче кальмар, кит, морж, диңгез йолдызы, медуза турында искә төшерделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Хуш киләсең, Сөмбелә!” бәйрәме үткәрде. Бакчада үскән җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән күргәзмә ясалды. Чара көз фасылына багышланган табышмаклар, җырлар күңелле уеннар уйнау белән тәмамланды .