21 февраль көнне Югары Кузмис авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары өчен, туган тел көне уңаеннан, «Аслэсьтыд кылдэ яратытэк, мукет кылэз уд дышы гажаны» дип аталган китапханә дәресе үткәрде. Укучылар туган телләре- удмурт теленең килеп чыгышы,аның үсеш тарихы һәм шул телдә иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, бастырылучы газета- журналлар белән таныштылар. Дәрес барышында китапханәче китап сөючеләрне удмурт телендә иҗат итүче В.Л. Белыхның «Удмуртские батыри», Д.Яшинның «Удмуртский фольклор», «Удмуртские народные сказки, мифы и легенды», «Юрка - вихрь…», «Пятна на луне» кебек матур әдәбият, фольклор әсәрләреннән өзекләр белән таныштырды.
19 февраль Манзарас китапханәчесе Фирая Сабирова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә һәм дә нәни китап укучылар Әсән – Елга авылы мәдәният йортында театр конкурсында “Волк и семеро козлят” әкиятен сәхнәләштерделәр.
15 февраль көнне Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова башлангыч сыйныф укучылары белән «Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” дип исемләнгән, Муса Җәлилнең туган көненә карата чара үткәрде.
Туган тел көненә багышлап Түбән Арбаш китапханәчесе Хисамова Р.Г балалар бакчасында “Телне фольклор аша өйрәнбез” дигән бәйге үткәрде.
17 февраль көнне Чишмәбаш китапханәсе каршында эшләүче “Йолдызчык” клубына йөрүче балалар көче белән башлангыч мәктәптә 1 сыйныф укучылары белән “Әкияттә кунакта” дигән чара үткәрелде.
9 февраль - бөек, көчле рухлы шагыйрь, язучы Фәнис Яруллиннын туына 79 ел уңаеннан аны искә алып Олыяз авылы китапханәчесе Сөмбелә Камалиева урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гильметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән бергәлектә “Ул тормышка гашыйк иде” исемле китапханә дәресе үткәрде.
19 февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясе кысаларында Село Чура авыл китапханәчесе Лида Азина 2-3 сыйныф укучылары белән керәшен татарлары фольклорына багышланган чара үткәрде.
Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну, горурлану хисе уяту ,аның матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан Пычак авыл клубында Халыкара туган тел көне уңаеннан Пычак урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән “Газиз Туган телем” дигән “Тамчы –шоу” үткәрелде.
15 февраль - Әфганистан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
16 февраль көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Гашыйклар көне уңаеннан “Уйната да, җырлата да, биетә дә бу яшьлек” дип исемләнгән зур бәйрәм концерты узды. Программада: җирлек сәнгать үзешчәннәре һәм танылган ансамбльләр чыгышлары, кызыклы уеннар булды.