Балалар китапханәчесе Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназия”нең лагерьда ял итүче балалары өчен “Новогодний калейдоскоп” дип исемләнгән ял итү программасы оештырды. Балалар конкурсларда катнашты, яңа ел турында табышмакларның җавапларын тапты, шигырь сөйләде, чыршы тирәли җырлар башкарды.
Әсән-Елга авыл китапханәсендә 28 декабрь көнне балалар бакчасында “Кыш бабай килә безгә” дигән утренник үткәрелде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән берлектә, 7 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән китап укучылар арасында, сайлау темасына карата “Мы – граждане России” дип исемләнгән иҗади конкурс үткәрде.
Район Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң алдынгылары – фән олимпиадаларында, халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар чакырылган иде. Районыбыз башлыгы Сергей Димитриев аларны бәйрәм белән котлады.
Бүген Кукмарада яшәүче, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән Касыйм Дәүләт улы Дәүләтов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны район башлыгы Сергей Димитриев котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук ветеранны район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә тәбрикләде.
13 декабрь көнне Югары Кузмис авылы китапханәсендә «Конституция – основной закон государства» дигән исем астында хокук темасын яктырткан конкурс үткәрелде.
15 декабрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән темага КВН үткәрелде..