ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Мәскәү өлкәсенең Муром шәһәрендә самбо буенча ачык турнир үтте. 2002-2003 елда туучылар арасында “Зилант” спорт мәктәбеннән Максим Исаев 32 килограммлы үлчәү авырлыгында икенче урынны алды.

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Тимер юлга - 100 ел” дигән утырма узды. Музей хезмәткәре Лилия Галимуллина тимер юл тарихы һәм экспозициясе белән таныштырды.

Биектау районының Шәле авылында республикакүләм “Иске Казан түгәрәк уены” фестиваль-конкурсының финалы узды. Фестивальдә Татарстанның 29 районыннан 59 фольклор коллективы катнашты. Районыбызнын Вахит авылы мәдәният йорты каршында оешып, Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендә эшләп килүче ”Наза” фольклор ансамбле (Нәсыйхә Нәбиева, Гөлсинә Кәримуллина, Мәрьям Гыйльметдинова, Дания Шиһапова, Алсу Гарифуллина) бәйгедә өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, диплом, “Иске Казан түгәрәк уены” дигән язулы махсус сәгатьләр белән бүләкләнде.

Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. 


30
май, 2016 ел
дүшәмбе
Казан шәһәренең “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. 
Урәсбаш авылы китапханәчесе балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен сабантуй үткәрде.

25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Республикадан 150 кеше “Ф.И.Панферов” теплоходында Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча җиде көнлек сәяхәттә. Круизда катнашучылар арасында Бөек Ватан, Сталинград сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма активистлары һәм Казан мәктәпләренең кадетлары бар. Әлеге сәяхәттә район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, Зур Кукмара җирлегенең ветераннар советы рәисе Рашид Шәйхетдиновлар да катнаша.

27 майда сәгать 11.00дән сәгать 13.00гә кадәр Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская район халкын кабул итәчәк. Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр 2-70-77, 2-70-55 телефоннары аша шалтыратып языла алалар.

25 майда район балалар китапханәсендә “Мәрхәмәтле сүзләр” дип исемләнгән әхлак сәгате үтте. 

24
май, 2016 ел
сишәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Хезмәткә- хөрмәт” дигән тематик кичә  үткәрелде.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International