ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Түбән Камада мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионаты узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Илнур Гыймадиев, Илназ Ахмадуллин, Валентина Борисовалардан торган команда өченче урынны алды. Шулай ук Валерий Николаев, Илнар Сабировлар да уңышлы чыгыш ясадылар. Валентина Борисова шәхси беренчелектә беренче урынга чыкты.
Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, ә иң-иң көчлеләре турникта тартылды, тирләп-пешеп аркан тартты.

21
февраль, 2015 ел
шимбә
“Шәфкать” тернәкләндерү бүлегендә шөгыльләнүче балалар “Кышкы илһам” дигән Бөтенроссия иҗадый конкурсында катнаштылар. Алина Петрова - “Минем рәсемнәрем”, Гөлинә Галиәхмәтова “Минем эшләнмәләрем” номинацияләрендә җиңү яуладылар.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Анда моңлы, милли җырлар белән сугыш елларының дәһшәте үрелеп барды. Кичәдә ветераннар Советы рәисе Васильев Иван Викторович та эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук йөрәк түренә үтеп керерлек театраль күренеш барлык халыкның күңеленә хуш килде. Анда сугыш чорының тетрәндергеч чынбарлыгы сурәтләнде. Кичә бик эчтәлекле һәм милли үзенчәлекләргә бай булды.

19 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Загидуллина Гульнара Фәрит кызы “Милосердие” тернәкләндәрү үзәгендә тәрбияләнүче яшьүсмерләр өчен “Верно служу - ни о чём не тужу” дигән уен-викторина үткәрдә. Әлеге чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район Советының 42нче сессиясе булып үтте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлары, урынбасарлары катнашты.
18 февраль көнне үзәк балалар китапханәсендә  3 номерлы урта мәктәпнең 1В сыйныф укучылары өчен “Күңелле калейдоскоп”дип исемләнгән уен-сәяхәт узды.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
16 февраль көнне үзәк балалар китапханәсендә “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”ның 1А сыйныф укучылары өчен китапханәче Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы “Китап каруселе” дип исемләнгән уен - сәяхәт үткәрде.
18 фераль көнне ЦСОН «Тылсым» үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен уку залының китапханәчәсе Салимова Таскира Харисовна сугышчы-интернационалисларга багышланган  “Әфганистан – йөрәк ярасы” дигән тематик сәгать уздырды. 

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
“Дружба” агрофирмасы базасында кыр эшләренә хәзерлек, терлекчелектә гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар Поч.Кучук машина-трактор паркында техника ремонты, терлекчелек комплексында кышлату чоры барышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International