ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. 26 авыл җирлегендә халык белән очрашулар узды. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы Починок Кучук җирлегендә үтте.

14
февраль, 2015 ел
шимбә
Районыбызның Татар Толлысы авылында яшәүче Миннеханова Мәүлебикә Мөхәмәтгариф кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр әбисен якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Өркеш авыл җирлегендә район башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләренә кагылышлы хисап җыелышы үтте. Анда җирлек башлыгы Илгиз Мансурович, Югары Арбаш урта мәктәбе директоры Радик Исламов, участок инспекторы Николай Иванов, полиция начальнигы Айдар Бариев, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Марсель Төхбәтуллин, “Сөт иле” оешмасының “Дружба” филиалы җитәкчесе Айрат Сафин, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитовалар чыгыш ясады.
Ятмас Дусай авыл җирлегендә район башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләренә кагылышлы хисап җыелышы үтте. Анда җирлек башлыгы Фирая Харисовна, участок инспекторы Николай Иванов, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Марсель Төхбәтуллин, "Сөт иле" оешмасының "Дружба" филиалы җитәкчесе Айрат Сафиннар чыгыш ясады.

13
февраль, 2015 ел
җомга
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин Чишмәбаш авылында яшәүче Хадия апа Ногъманованы 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.
Кукмара Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы 13 февраль көнне уку залында Кукмара муниципаль районының № 3 Урта гомумбирү мәктәбенең 8 а сыйныф укучыларына “Афган сугышы еллары юлыннан” исемле электрон презентация тәкъдим итте һәм “Афган репортажы” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Кукмара Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы 12 февраль көнне уку залында Кукмара муниципаль районының № 3 Урта гомумбирү мәктәбенең 8 а сыйныф укучылары белән “Йөрәктән йөрәккә” исемле күңел ачу программасы үткәрде.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
11 февраль Манзарас авыл китапханәсендә китапханәче Сабирова Фирая Рәфкать кызы, Муса Җәлилне искә алу көненә багышлап, 3 сыйныф укучыларына "Җәлил, исемең бөек синең!" дип исемләнгән темага телдән журнал үткәрде. Балаларны Җәлилнең балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Күкшел авылы мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән фестиваль узды. Шулай ук бу көнне кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.
Анда Вахит, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Купка авыллары командалары көч сынашты. Узган ел бу кубокны сәрдекбашлылар алып киткән иде, быел исә Зур Сәрдек егетләре җиңү яулап, аны үзләрендә калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International