ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга
27 сентябрьдә, сәгать 9.00-18.00дә Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрә.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Кукмара районы тау чаңгысы комплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекцион-үсеш күнегүләре үткәрелә. Тренер-укытучы Диләрә Ибәтовага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
21 сентябрьдә “Зилант” спорткомплексында 1997-98 елгы кызлар, 1999-2000 елгы малайлар арасында волейбол буенча район беренечлеге була. Башлана 9.00 сәгатьтә.
16 сентябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә көз турындагы белемнәрне гомумиләштерү, яшелчә, җиләк-җимешләрнең төсе, формасы, тәме, исе буенча белемнәрен ачыклау, көзге табигатьнең матурлыгын, байлыгын күрә белү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында 2-4 сыйныф укучылары катнашында “Алтын көз” дигән кичә үткәрелде.

16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Сентябрьдә авыл хуҗалыгында булган иң зур эшләрнең берсе – бәрәңге алу. Быел районыбызда ул 572 гектарда игелде. Вахитов исемендәге, Урал, Восток хуҗалыкларында соңгы елларда бәрәңге алуда кул көче кулланылмый, уңыш бәрәңге комбайннары ярдәмендә җыела. Ай башында булган көчле яңгырлар эшне киң җәелдерергә мөмкинлек бирмәсә дә, бу хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында эш башланды. Шулай ук районда соңгы гектарларда иген уңышын җыю бара. Басуларны туңга сөрү дәвам итә.
14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. Районыбыз халкының 87,57 проценты да сайлауда катнашып, үзе ышаныч күрсәткән партиягә яки кандидатка тавыш бирде. Әлбәттә, күпләр “Бердәм Россия” сәяси партиясен сайлады.
20 сентябрьдә Җиңү паркы каршындагы мәйданда район мәгариф учреждениеләренең традицион күргәзмә-ярминкәсе үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

12
сентябрь, 2014 ел
җомга
“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән быел ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзү каралган иде. Сәламәт яшьләрнең өметле киләчәк икәнен аңлап һәм Универсиада объектларын төзегәндә күрсәтелгән ярдәм өчен Республика Президенты районыбызга 11 спорт мәйданчыгы бүләк итте. Бүген шуларның соңгы икесе Байлангар һәм Манзарас авыл җирлекләрендә ачылды.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Экстремизмга – юк!” республикакүләм айлык кысаларында районыбызның китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелә. Үзәк һәм Өлге, Күкшел, Балыклы, Лельвиж авылы китапханәләрендә укучы балалар белән экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләшүләр, тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде.
Сәрдекбаш мәктәбендә “Көзге кросс” ярышы узды. Нәргизә һәм Айзилә Кадыйровалар, Данияр Вәлиев, Зилә Сәфәргалиева, Данис Вәлиев, Раниф Сәйфетдинов, Илсинә Якупова, Илүзә Садриева, Булат Хәлиуллиннар призлы беренче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International