ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
29 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнаштында “Туган ягым -Татарстан” исемле “Тамчы- шоу” уены үткәрелде. Кичәне Ярмиева Алсу әзерләде һәм үткәрде.
29 август көнне Әсән-Елга балалар бакчасында “Гүзәл җирем минем Татарстан!” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Балаларга Казан шәһәре турында презентация күрсәтелде, шулай ук балаларга төрле уеннар һәм биюләр оештырылды.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Районыбызның иң уңган, иң булган, үрнәк гаиләләре Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән очрашуда катнашты.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
30 сентябрьгә кадәр республикада “Уңыш – 2014” операциясе барачак.
Операция барышында полиция хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең, авыл хуҗалыгы техникасын саклау урыннарында комплекслы тикшерүләр үткәрәчәк.
1 сентябрь көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.
Янил урта мәктәбе капиталь ремонттан соң бүген үзенең ишекләрен ачты. Укучыларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде. Шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, “Техстрой” җәмгыятенең генераль директоры Ринат Ваһапов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев, мәктәп директоры Равил Зариповлар да үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Республика көне уңаеннан зур бәйрәм концерты булды. Район үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең җыр-биюләрен һәркем яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде. Район халкын, кунакларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин бәйрәм белән тәбрикләде, үзенең иң җылы, иң матур теләкләрен җиткерде.
30 август көнне Ядегәр һәм Нырья урта мәктәпләрендә тантаналы вакыйга булды – әлеге белем йортлары капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачтылар. Чараларда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты.
Бүген бистәбезнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарсәе бинасы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп узды. Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Республика көне уңаеннан район халкына, кунакларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде.

1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан  Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International