ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
30 август, шимбә көнне, “Зилант” спорткомплексында Республика көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрелә. Программада: малайлар һәм кызлар арасында урам баскетболы, стритбол, конкурслар.
Мәктәп укучылары арасында бара торган республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә. “Иң актив укучы” номинациясендә укучылар өлкәннәрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан файдаланырга өйрәтәләр, баллар туплыйлар. Балларны исә истәлек бүләкләренә дә алыштырырга була.
Түбән Кама шәһәренең “Дружба” стадионында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җиңел атлетика ярышлары үтте.
27 августта, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды.
Бүген районыбызга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бер төркем кунаклар килде.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Районыбызның Чишмәбаш авылында “Уйнагыз, гармуннар!” дигән бик матур бәйрәм чарасы узды. Бу көнне һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Районда 22 августтан 31 августка кадәр “Легаль булмаган мигрант” оператив-кисәтү акциясе бара. Аның кысаларында хокук саклау органнары вәкилләре, федераль миграция хезмәткәрләре белән берлектә, чит ил гражданнарының Россия территориясендә законсыз яшәү очракларын кисәтү өстендә эшлиләр, тикшерүләр алып баралар.


“Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” бер төркем мәгариф хезмәткәрләре күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Менә кемнәр алар:

Владислав Абдуллов – “Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” педагогы

Гөлчәчәк Ишмеева – Кукмара 1нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы

Гөлсинә Муравьева – Лубяндагы 2нче номерлы балалар бакчасы мөдире
11 - 17 августка кадәрге вакытка билгеле булган кыр батырлары:

Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар:

«Тойма» ширкәтеннән Райнаф Галиев, Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нургали Тимергалиев, «Тукай» агрофирмасыннан Николай Арукаев.
“TATFIGHT” һөнәри көрәш лигасы кысаларында Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорткомплексында республика турниры үткәрелде. Программада киокусинкай каратэ, сугшычан самбо, татфайт, кикбоксинг бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International