Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
22
август, 2014 ел
җомга
Яңа уку елына хәзерлек буенча район конкурсына йомгак ясалды
Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү буенча районда алты төркем эшләде һәм конкурска нәтиҗәләр чыгарды.
Ош.Юмьядан Рамазановлар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуга барачак
27 августта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тормыш иптәше белән берлектә республиканың иң яхшы, үрнәк гаиләләрен кабул итәчәк. Безнең районнан әлеге тантанага Ош.Юмья авылында яшәүче Мария һәм Василий Рамазановлар гаиләсе бара.
“Шәфкать”тә балаларны мәктәпкә озату кичәсе булды
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен беренче сыйныфка баручыларны мәктәпкә озату кичәсе булды. Белгечләр математика, рус теле, әдәбият, физкультура буенча “дәрес”ләр үткәрделәр. Балалар табышмаклар, мәсьәләләр чишеп, сүзләр уйлап табып мәктәпкә әзерлек үттеләр.
21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РДКда мәгариф хезмәткәрләренең пленар утырышы булды
Район Мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. “Белем бирү системасы үсешенең заманча муниципаль модельләренең актуаль мәсьәләләре” дигән тема астында үткән киңәшмәдә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, мәгариф хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар, мәктәп директорлары, аларның урныбасарлары, укытучылар катнашты.
Футбол капитаны Ринат Мөхәммәтшин исеме мәңге онытылмас
Игелекле гамәлләре белән күңелләрдә якты эз калдырган якташыбыз Ринат Мөхәммәтшин үзе исән чагында урам командалары арасында тугыз ел рәттән футбол турниры үткәреп калырга өлгерде. Җәй дәвамында барган әлеге турнир быел исә аның истәлегенә уздырылды.
19
август, 2014 ел
сишәмбе
Кукмарада алтынчы спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды
Волейбол һәм баскетбол уеннары өчен корылган әлеге мәйданчык “Зилант” спорт мәктәбе бинасы артында төзелде. Универсиада корылмаларын төзүдә актив катнашкан өчен Татарстан Президенты һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан бүләк ителгән әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Моңа кадәр ачылганнарында да иртәдән кичкә кадәр яшьләр өзелми.
15
август, 2014 ел
җомга
Мини-футбол буенча турнир үткәрелә
23 августта Зур Кукмарадагы “Ялкын” спорт комплексында Рамил Әхтәмов истәлегенә район командалары арасында мини-футбол буенча турнир үткәрелә. Башлана. 8.30 сәгатьтә.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә М.Фәйзуллинаның "Гаилә әлифбасы" китабы буенча әдәби чара үткәрелде
13 августта Зур Сәрдек авылы китапханәсендә М.Фәйзуллинаның "Гаилә әлифбасы" китабы буенча әдәби чара үткәрелде. Китапханәгә килгән китап укучы балаларга шагыйрә М.Фәйзуллина турында кыскача белешмә бирелде. Китапның алфавит тәртибендә язылган булуына басым ясалды.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Нинди китап укысаң, шундый бала булырсың” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде
10 августта Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Нинди китап укысаң, шундый бала булырсың” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты - китап укучыларга әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе бирү, балалардагы дуслык, бер-береңә ярдәмләшү сыйфатларын арттыру, матур әдәбиятны пропагандалау. Материал итеп Р.Миңнуллинның “Бүтәннәр күрмәсә дә”, Йолдызның “Хәерле иртә” шигырьләре файдаланылды.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә "Хайваннар дөньясында" дип исемләнгән викторина үткәрелде
8 август көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсендә "Хайваннар дөньясында" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Әлеге викторинаның максаты - китап укучы балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, табигать турында булган белемнәрен арттыру, хайваннар турындагы китапларны пропагандалау.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз