ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
11-12 апрель көннәрендә Кукмара муниципаль районында тимераякта фигуралы шуу буенча Космонавтика көненә багышланган Ачык беренчелек үтте. Ярышларда Казан, Питрәч, Яр Чаллы, Зәй, Баулы, Волжск, Мамадыш шәһәрләреннән 150 спортчы катнашты.
Анда терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча хокук саклау органнарында, авыл җирлекләрендә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә башкарылган эшләргә анализ ясалды.

12
апрель, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында Мәдәният елы уңаеннан авыл җирлекләре арасында “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән фестиваль-конкурс дәвам итә. Каенсар, Пычак, Село-Чура җирлекләре үзэшчән сәнгатьтә катнашучылар читтә яшәүче якташлар белән зур концерт пограммасы күрсәттеләр.
11 апрель көнне китапханәче Хафизова Гөлфия Кукмара №4 мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен космотавтика көненә багышланган “Космоска очабыз” дип аталган уен-сәяхәт үткәрде. Чарада укытучының сөйләмен презентация тулыландырды.

2014 елның 11 апрелендә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Яңарыш”программасын тормышка ашыру максатыннан “Ак үлем белән уен” темасына балалары булган шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу оештырдылар. Чара иркен шартларда үтте һәм наркоманиягә каршы профилактика белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.

11
апрель, 2014 ел
җомга
10 апрельдә Кукмарадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә “Безгә цирк килде” исемле күңелле тамаша узды. Балалар бу чарада факир-фокус күрсәтүче, гимнастка кыз һәм клоун Клепа белән очраштылар. Әлеге тамаша анда катнашучыларның һәммәсендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
9 март көнне Манзарас авылы мәктәбендә Татарстан Республикасының Милли нәшриятләры “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакторлары Миргалимов Илдар Флусович Закирова Гөлүсә Рауфовна булып киттеләр. Кунаклар Файзуллина Гузелия, Фазлиева Лейсан үткәргән ачык дәресләр карадылар.
8 апрельдә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның актлар залында “Яз гүзәле 2014” бәйгесе узды. Бәйгедә 5-7 сыйныф кызлары көч сынашты. Алар үзләренең визит карточкасын һәм зәвыклы язгы кием үрнәген әзерләргә тиеш иде. Шулай ук программага “Көнчыгыш гүзәле”, “Хатын-кыз мантыйгы”, “Бию”, “Хуҗабикә” бәйгеләре дә кертелгән иде.
Кадерле балалар һәм хөрмәтле өлкәннәр!
А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей китапханәсе китап сөючеләрне мавыктыргыч “Китапханәдә буккроссинг” акциясендә катнашырга чакыра. Әгәр дә укылган һәм тик ята торган китапларыгыз булса китапханәгә алып килегез. Китаплар абонементка һәм уку залына куелачак.
“Зилант” спроткомплексында 2002-2003 елгы кызлар арасында баскетбол буенча “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр спорт клубы Беренчелеге үтте.Ярышларда 6 команда катнашты: Алексеевск, Арча, Буа, Питрәч, Кукмара һәм Нырья. 1 урын – Нырья, 2 урын – Буа, 3 урын – Алексеевск.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International