Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2014 ел
дүшәмбе
"Шәфкать" балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Җәяүлеләр мәктәбе” дип аталган чара үтте. Чарада Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов катнашты. Балалар зур кызыксыну белән төрле уеннарда, конкурсларда көч сынаштылар. Шулай ук, әлеге чарадан әти-әниләр дә читтә калмады. Чара ахырында Фирдүс Фәхретдинов балаларга юлда йөрү кагыйдәләре язылган китаплар һәм пазллар өләште.
"Оста куллар"да балалар бәйләргә өйрәнәләр
Тырыш авылы китапханәсендә “Оста куллар “ клубының чираттагы очрашуы булды. Ул "Бәйләү – үзе бер осталык" дигән темага багышланган иде. Биредә балалар бәйләү нечкәлекләренә төшенделәр. Икенче көнне биредә үк балалар өчен "Балачак иленә сәяхәт" клубының чираттагы утырышы уздырылды.
"Ромашка" балалар бакчасында үткән "Карга боткасы" бәйрәме спорт уеннары белән үрелеп барды
Поселокның “Ромашка” балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәм җырлар, шигырьләр, татар халык уеннары, кошлар турындагы белемнәрне ныгыту өчен оештырылган уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасында балалар белән бергәләп өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәм җылы яктан очып килгән каргалар белән карга боткасы ашау белән тәмамланды.
Рудникта яшәүче чәчәкләр патшабикәсе үзенең гөл үстерү серләре белән уртаклаша
Рудник авылында яшәүче Мансура Гайнетдинованың тәрәзә төпләрен ел әйләнәсендә чәчәкләр бизәп утыра. Язга-җәйгә чыккач, йорт алды, бакчасы, хәтта капка төпләре, коймаларның урам яклары аллы -гөлле чәчәкләргә күмелә. Йөзләп төр бакча гөле утырта ул. Мондый матурлыкка сокланмаган кеше юктыр.
29
март, 2014 ел
шимбә
“Кояшкай”да бәйрәм
Язгы каникуллар башлану белән “Кояшкай” социаль приютында, тәрбиячеләр Фазлыева Эльмира, Сафина Әлфия “Масленица” бәйрәме үткәрделәр. Рус халык әйтеме буенча, бу бәйрәмне күңелле итеп үткәрсәң, елны да шулай үткәрерсең, дигән ышану бар.
28
март, 2014 ел
җомга
“Олимп” Боз сараенда “Автохан” һәм “Ак Барс Страхование” кубогына хоккей турниры узды
27 март көнне “Олимп” Боз сараенда 1996 елгы яшүсмерләр һәм аннан яшьрәкләр арасында “Автохан” һәм “Ак Барс Страхование” кубогына хоккей турниры узды.
Чуллыда узган "Кышны озату - язны каршылау" бәйрәмендә кунаклар торт белән сыйланды
Чуллы авылында «Кышны озату – язны каршылау» бәйрәме узды. Биредә Чуллы һәм Туембаш авыл халкы катнашты. Раниф Вәлиуллин ат бизәп, балаларны, Кыш бабайны, Нәүрүзбикәне утыртып, гармун уйнатып урам әйләнделәр. Кыш бабай китмәскә күпме генә тартышса да, Нәүрүзбикәгә биреште. Бу көнне күптөрле спорт уеннары, мәктәп янында хатын-кызлар һәм балалар өчен чаңгы ярышлары, мылтыктан атулар булды.
Нырья чаңгы трассасында П.С.Кузьмин призына унынчы тапкыр биатлон буенча ярышлар уздырылды
27 март көнне Нырья чаңгы трассасында П.С.Кузьмин призына команда һәм шәхси беренчелеккә биатлон буенча унынчы тапкыр ярышлар уздырылды. Ярышлар 6 төркемдә узды: 1 төркем – 1996-1998 елгыла; 2 төркем – 1999-2000 елгылар; 3 төркем – 2001 елгы һәм яшьрәкләр; 4 төркем – 19-39 яшь; 5 төркем – 40-54 яшь; 6 төркем – 55 яшь һәм өлкәнрәк.
Кукмарада акчалата бүләккә дәгъва кылучы 10 укытучының чыгышы тыңланды
Район мәгълүмати-методик үзәгендә “Мәгариф” милли өстенлекле проект кысаларында акчалата бүләккә дәгъва кылучы укытучыларның гавәми тыңлаулары узды. Анда район мәктәпләреннән 10 укытучы катнашты.
Кукмараның йөзүче кызы Россия Беренчелегендә катнашачак
“Зилант” спорткомплексының йөзү бүлегендә шөгыльләнүче Илфирә Шәрипова (тренеры Эдуард Хөсәенов) Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясап, аерым төрләрдә беренче-икенче урыннарга лаек булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Илфирә апрель аенда Пермь шәһәрендә булачак Россия Беренчелегенә үтте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз