22 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара Үзәк китапханәсендә, “Мөслимә төркеме” кунаклары өчен, шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗатына багышланган: “Мин тормышка гашыйк”, дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. “Мөслимә төркеме” кунаклары Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында шагыйрь сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын бергәләп башкардылар.
Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул, диелә котлауда.
22 февральдә уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г. Ф. «Мәрхәмәтлелек» тернәкләндерү үзәгендә реабилитация узучы балалар өчен «Солдатская смекалка»дигән викторина үткәрде. Чара барышында балалар армия тематикасы сорауларына актив җавап бирделәр, гаскәр төрләре турында белемнәрен арттырдылар, армиядә хезмәт итү турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзеделәр.
Начар метеорологик күренешләр турында кисәтү.
21 февраль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. үзәк китапханәдә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-татар теле дигән әңгәмә үткәрде.Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар “Туган тел”, “Сөембикә” төркемнәренә бүленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, шигырьләр сөйләделәр,жырлар башкардылар. Чара ахырында килгән кунаклар татар халкының гимнына әйләнгән Туган тел” җырын башкардылар.
2023нче елның 20 февралендә Кукмара 3нче урта мәктәбе базасында Халыкара туган тел көне уңаеннан, Халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре елы кысаларында “Халкым минем” дип исемләнгән район фестивале булып үтте. Фестивальне Кукмара музыка мәктәбенә йөрүче укучыларның оркестры ачып җибәрде.
1.Метеорологик фараз һәм гадәттән тыш хәлләр (вакыйгалар)куркынычы
Начар метеорологик күренешләр Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2023 елның 22 февралендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
22 февраль көне белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән көтелә:
- 1-2 км га кадәр күрүчәнлеге начарланган буран;
- 15-17 м / с кадәр көчле төньяк-көнчыгыш җил.
Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) барлыкка килү куркынычы
Техногенные чыганаклары гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) куркынычын электр белән тәэмин итү системаларында, белән бәйле повреждением (отрывом) леп һәм элемтә линияләрен, обрушение слабоукрепленных, широкоформатных конструкцияләр, егылу тузган агачлар
Автотранспорт хәрәкәтен кыенлаштыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын арттыру белән бәйле куркынычлар
республика юлларында, шулай ук аэропортлар эшендә
вертолет мәйданчыклары
ТКХ объектларында һәлакәтләр (һәлакәтләр)
электр, җылылык, су һәм газ белән тәэмин итүне сүндерү
Техноген янгыннар, көнкүреш газы шартлаулары, кешеләрне углерод газы белән агулау куркынычы
Табигый чыганаклары ЧС (һәлакәтләр) куркынычын провалов кешеләр һәм техника астында боз су
Кар (боз) массаларын югалту куркынычлары
бина һәм тау түбәләреннән (тау)
2023 елның 22 февраленә
21 февральдә 18 сәгатьтән 2023 елның 22 февраленә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Болытлы. Кар, көндез урыны белән буран.
Җил көнчыгыш, төньяк-көнчыгыш 6-11, көндез урыны белән 15-17 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -10..-14˚.
Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚.
Юлларда бозлавык.
2023нче елның 20 февралендә Кукмара шәһәренең №3 “Кояшкай” балалар бакчасы базасында якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүчеләр өчен “Туган телдә сөйләшәм мин” дип исемләнгән район бәйгесенең икенче туры үткәрелде. Бәйге Халыкара туган тел көне уңаеннан, милләтләрнең мәдәнияте һәм традицияләре елы кысаларында булды.
Район башлыгы подрядчылар белән аралашып, эш барышында хәл итәсе мәсьәләргә тукталды, төзелештә кулланыла торган материалларның сыйфаты белән кызыксынды.
Халыкара туган тел көнендә С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Фирдания Закирова «Дөньяның иң матур тел – ул минем туган телем» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, туган телгә, халык иҗатына сакчыл караш тәрбияләү һәм саклау кирәклеге турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.