ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә ДПИ дәресләрендә халык иҗатының бай мирасын өйрәнүгә зур игътибар бирелә

Яшьләрне Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын әзерләү процессына җәлеп итү максатыннан «РОССИЯ-2035» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узды.

18 ноябрь көнне 4нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары "Бөтенебез һәм һәрберебез өчен закон" дип исемләнгән дәрес -презентациясенә чакырылды. Дәрес барышында балалар бала хокуклары турындагы Конвенциядә бәян ителгән төп хокуклар һәм ирек белән таныштылар гына түгел, аларны тормышта кулланырга да өйрәнергә тырыштылар. Укучылар “Әкияттәге Закон”, “Бер сүз белән әйт”, “Кайда хокук, кайда вазифа”, “Гражданин булырга өйрәнәм” дигән төрле биремнәрне үтәп, белемнәрен тикшерделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Алсу Фәттахова «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә лаек булган.

Көндәлек оператив фаразлау 2020 елның 18 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килеп чыгуы.

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе кечкенә сыйныф укучылары белән “Табигать-тиңсез хәзинә” дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Чара барышында балалар табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбызны-планетабызны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Уен барышында балалар сорауларга актив җавап бирделәр. Чара таудан  шуу белән тәмамланды.

Адель Ганиев (35кг авырлык категориясендә, Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия) көмеш призер булды, Айдар Шәйхетдинов (38 кг авырлык категориясендә, Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия) һәм Денис Трофимов(65 кг авырлык категориясендә , Кукмара 3 нче урта мәктәбе)бронза медальгә лаек булдылар.

ТР Чемпионатында Альберт Шәңгәрәев (79кг авырлык категориясендә), Айрат Шәңгәрәев ( сугыш самбосы,88кг авырлык категориясендә), Алмаз Зарипов(98кг авырлык категориясендә), ТР Беренчелегендә Максим Исаев(53кг авырлык категориясендә, 4нче мәктәп) , Ранил Газизуллин (49кг авырлык категориясендә, А. М.Булатов исемендәге лицей )җиңүче булдылар. Ранил самбо буенча КМС разряды нормативын үтәде. 58 кг авырлык категориясендә Ильяс Багаманов (Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия ) бронза медаль яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International