2019 елның 23 июлендә Кукмара муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларга юк!» дип исемләнгән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде.
Ятмас -Дусай авылы китапханәчесе китап укучыларны янгын сүндерү бүлекчәсенә экскурсиягә алып килде. Анда балаларны якты йөз белән бүлек хезмәткәре Галиев Нурулла каршы алды. Ул аларны коткаручыларның фидакарь хезмәте белән таныштырып территория буйлап экскурсия уздырды.
Кукмара муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә II - коррекцион төркем балалары өчен “Терроризм күренешләрен профилактикалау “ дип аталган видеофильм карау оештырылды.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» социаль программасы буенча өченче дәрес үткәрелде.
Бер көн эчендә безнең шәһәребезнең белән ничек танышырга? Җавап бер – виртуаль экскурсия ясау.
22 июль көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Абдуләхәтова Фәйрузә Габделхәй кызы терроризмга каршы мультфильмнар карау оештырды.
23 июль көнне китапханә хезмәткәрләре Пахомова Валентина Геннадиевна, Багабиева Алсу Расимовна “Нараткай” лагерында «Летние забавы» уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар буш вакытларын бик күңелле һәм файдалы үткәрделәр.
Шәһәрдә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды
18 июль көнне Күкшел авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә җирле шагыйрә Миләүшә Роберт кызы Әхмәдуллинаның «Язмыш ачы - яшәү бәхет»дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрде. Ничек кенә булмасын, бу китапларда язылган бар нәрсә дә аларның йөрәкләре һәм күңелләре аша үтте бит. Чарада тантана сәбәпчесенең туганнары, сыйныфташлары, дуслары катнашты. Бу чарада Миләүшә Роберт кызы хөрмәтенә бик күп яхшы сүзләр әйтелде. Кичә дәвамында кунаклар башкаруында авторның шигырьләре яңгырады. Әлеге китап залда утыручыларны кызыксындырды. Бик күп теләкләр һәм фикерләр әйтелде. Автор "Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы ҮКСы" МБУ директоры Р.Х. Касыймовага, "Хезмәт даны" редакциясе журналисты Р. Миңнегалиевка аерым рәхмәт белдерде.
Презентация, чәчәкләр, бүләкләр, музыкаль номерлар, котлаулар, ә иң мөһиме-яңа китап-болар барысы да катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Түбән Комар авылы китапханәсендә «Китап аланынының» җәйге мәйданчыгында «Искатели книжных сокровищ» дип исемләнгән әдәби квест үткәрелде. Әдәби квест маршрутлары алар укыган китапларның сюжеты һәм геройлары белән бәйле. Катнашучылар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройлары турында табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Балаларга ситуация - әсәрләрдән өзекләр тәкъдим ителде һәм алар үз сюжетларын зур кызыксыну белән күрсәттеләр. Хат табып, команда кыйммәт тапты! Бу китаплар, кәнфитләр булды, шулай ук балалар әдәби квест узу турында сертификат алдылар. Квест дәвамында балалар яңа һәм барлык яраткан иске китаплар белән таныштылар, төрле әсәрләрне искә төшерделәр һәм әдәбиятка өстенлекләре белән уртаклаштылар.