ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

26 август көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина 1-4 сыйныф укучылары өчен “Ватаным Татарстан” исемле презентация  тәкъдим итте, аннан соң “Спорт дөньясында кунакта” исемле парктагы спорт мәйданчыгына  сәяхәт оештырды. 

31 август көнне  Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хазиева 2-6 сыйныф укучылары белән  “Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем” дигән темага әңгәмә үткәрде. 

Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова  “Татарстан Командасы ” проекты кысаларында  балаларның спорт белән кызыксынуын арттыру максатыннан кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары арасында велосипед ярышы үткәрде. 


Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова “Татарстан командасы” акциясе кысаларында 2-5 сыйныф укучылары өчен “Туган җирем Татарстан” исемле тәрбияви сәгать үткәрде. 

Чишмәбаш авылы китапханәчесе  Илсөяр Курбанова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Мин яратам сине, Татарстан!”дигән тәрбияви сәгать үткәрде. 



26
август, 2016 ел
җомга

Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан, шул исәптән безнең районда да “Сак булыгыз: балалар!” профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле Вахит авылы мәдәният йортында балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча аңлату эшләре үткәрелде. Балаларга зур экраннан презентация күрсәтелде.

Әсән-Елга мәдәният йорты: “Команда Татарстан” проекты буенча “Приведи ребёнка в спорт” кысасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Күңелле стартлар” уены уйнатылды. Төрле спорт күнегүләре һәм ярышлар оештырылды.


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 25 августта балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Юл азбукасы” дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрде.  

22 август көнне Өлге авылы китапханәчесе Альбина Салихова Россия Дәүләте флагы көне уңаеннан, “Россия Флагыбезнең горурлыгыбыз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. 

23 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова  балаларны китап укуга тарту максатыннан «Китаплы алан» дип исемләнгән экосәяхәт оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International