ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

6 сентябрь  көнне балалар китапханәсе китапханәчесе  Нурия Гайнетдинова Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиянең 5 а сыйныф укучылары өчен “Беслан кайтавазы” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. 


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

3 сентябрь көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина  киң катлам китап укучылары өчен “Сак булыгыз, экстремизм! исеме астында әңгәмә уздырды.  


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова  клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Әкият” курчак театры артистлары белән таныштыру максатыннан “Курчакларга җан өрүчеләр”дип аталган чара үткәрде.

         

31 август көнне Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстана командасы” проекты кысаларында 2 -5 сыйныф укучылары өчен “Күңелле старт” үткәрде. 

Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру, урамда  йөргәндә игътибарлы булырга , юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү максатыннан Пычак авыл китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге китап укучылар белән  "Юлда йөрсәң, бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!"    дигән викторина үткәрде. 




1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

26 август көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина 1-4 сыйныф укучылары өчен “Ватаным Татарстан” исемле презентация  тәкъдим итте, аннан соң “Спорт дөньясында кунакта” исемле парктагы спорт мәйданчыгына  сәяхәт оештырды. 

31 август көнне  Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хазиева 2-6 сыйныф укучылары белән  “Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем” дигән темага әңгәмә үткәрде. 

Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова  “Татарстан Командасы ” проекты кысаларында  балаларның спорт белән кызыксынуын арттыру максатыннан кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары арасында велосипед ярышы үткәрде. 


Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова “Татарстан командасы” акциясе кысаларында 2-5 сыйныф укучылары өчен “Туган җирем Татарстан” исемле тәрбияви сәгать үткәрде. 

Чишмәбаш авылы китапханәчесе  Илсөяр Курбанова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Мин яратам сине, Татарстан!”дигән тәрбияви сәгать үткәрде. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International