Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хәбибрахманова төрле катлам китап укучылары өчен “Бәхеткә юл кайдан?” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
27 майда сәгать 11.00дән сәгать 13.00гә кадәр Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская район халкын кабул итәчәк. Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр 2-70-77, 2-70-55 телефоннары аша шалтыратып языла алалар.
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә “Хезмәткә- хөрмәт” дигән тематик кичә үткәрелде.
Китапханәчеләр көне якынлашу уңаеннан, Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Китап дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде.
23 май көнне район китапханәчеләре тарафыннан М. Әмир, В. Кельмаков, И. Газизуллин урамнарында Сабантуй бәйрәменә сөлге җыю оештырылды. Г
Чебешләрне көздән саныйлар, дисәләр дә мәктәпләрдә уңышларны барлау чоры – язга, нәкъ менә май аена туры килә. Яуланган үрләрнең иң югарысы – Халыкара һәм республикакүләм фән олимпиадаларында җиңүләрдер, мөгаен.
Яшәгән җиребезне, әйләнә-тирәне чиста, матур тоту - һәркем өчен язылмаган кагыйдә, әхлаклылык билгесе. Яз көне игълан ителгән икеайлык вакытында гына чүп-чардан арынып, чиста яшәп булмыйдыр ул. Моның өчен ел дәвамында пычратмаска кирәк.
Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хәбибрахманова төрле катлам китап укучылары өчен “Бәхеткә юл кайдан?” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары – тегү фабрикасында, ә Зур Кукмара мәктәбендә белем алучылар киез итек-киез комбинатында булып кайттылар. Алар тегү һәм җитештерү бүлекләре белән таныштылар, җитәкчеләр, хезмәткәрләр белән очраштылар.
Китапханәчеләр көне якынлашу уңаеннан, район һәм авыл китапханәчеләре Болгар шәһәренә сәяхәткә барып кайтты. Алар Ак мәчеттә, Хан манарасында, Ак һәм Кара пулатта, музейларда булды, Болгар шәһәренә сокланып, мондагы тарихи – мәдәни истәлекләр белән якыннан танышты. Изге Болгар җирендә күргәннәр беркемне дә битараф калдырмады.