ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

22 ноябрь көнне Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Камышлы авылында булдылар.

22 ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы "Әниемә - бөтен матурлык"дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чарага " Сөембикә "клубы әгъзалары чакырылган иде. Кичә барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, гаилә традицияләре белән таныштылар, төрле илләрдә Әниләр Көне елның төрле вакытында билгеләп үтелүен белделәр.  Кичәдә бик күп җырлар, шигырьләр яңгырады, алар бик теләп тыңладылар һәм җырладылар.

23 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә "Современница" хатын-кызлар клубы әгъзалары "Наполним музыкой сердца"дип исемләнгән автор җыры кичәсенә җыелдылар. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадьевна катнашучыларны автор җырлары тарихы, танылган шагыйрьләр-бардларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, Ю. Визбор, Б. Окуджава җырларына видеоклиплар яңгырады. Кичә Олег Митяевның «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались».


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Алабуга районы Хлыстово бистәсендә Алабуга мөхтәсибәте призына спорт ярышлары үткәрелде


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Хәзерге вакытта тәмәке тартуга каршы Халыкара экологик акцияләр үткәрелә: 31 май – Тәмәке тартудан баш тарту көне һәм ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесе – Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә.

23 ноябрь көнне балалар китапханәсе Кукмара ш. 5 нче номерлы "Йолдызлык" балалар бакчасы белән берлектә " Әниләр бәйрәме» дигән шигырь бәйгесе үткәрелде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханә хезмәткәре Шакирова Фирдания балалар өчен бик матур презентация әзерләгән, әниләр көнен бәйрәм итү традицияләре белән таныштырды, балаларга иң кадерле һәм туган кешенең – әнисенең кадерен белү һәм яратуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.

Балалар әниләр турында иң матур шигырьләрне сайладылар, һәм Е. Благинина, А. Барто, И. Токмакова, О. Высотская, И. С.аконская, Р. Миңнуллин, Э. Шәрифуллина һ. б. шигырьләрен сөйләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗәләр чыгарды. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

22 ноябрь көнне балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе - «Этот жужжащий, летающий, ползающий мир»исемле кызыклы әңгәмә узды. Матур презентация ярдәмендә клуб җитәкчесе Хафизова Гөлфия бөҗәкләр тормышы, аларның кеше тормышындагы роле турында сөйләде, аларның матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтте.

  Соңыннан балалар зур кызыксыну белән уеннар һәм конкурсларда катнаштылар:«Вопросита», «Чей домик?», «Это интересно», «Секретный шифр», «Любимые сказки» х.б.. Соңыннан китапханәче бөҗәкләр турында китаплар һәм журналлар белән таныштырды, «Иң зур бөҗәкләр» фильмын зур кызыксыну белән карадылар.

20 ноябрь — Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне . Бу көнне ятим, авыру һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен төрле чаралар үткәрелә. Мәмәшир авылы китапханәчесе,мәдәният йорты хезмәткәрләре,  участок полициясе хезмәткәре белән берлектә күп балалы Мухамадиевлар гаиләсе белән очрашуда булдылар. Алар бу гаиләгә бала хокуклары турында сөйләделәр, туган сорауларга җавап бирделәр,балаларга күчтәнәчләр тапшырдылар.

21.11.2018 Яр Чаллы шәһәрендә " Халкым чишмәсе "татар милли иҗаты Республика яшьләр фестиваленең сайлап алу туры узды.

Ел саен ноябрь аенда искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International