Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан соң 12 көнгә сузылган Нардуган билгеләп үтелә. “Кояш туган” дигән мәгънәне аңлатучы әлеге календарь бәйрәм Иске Яңа елга кадәр дәвам итте. Бу көннәрдә халык телендә “бабайлар” дип аталучы нардуганчылар кеше танымаслык булып киенеп йорттан-йортка йөриләр, һәркемгә үзләренең изге теләкләрен ирештерәләр.