ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2017 ел
шимбә

18 июньдә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда “Мөхәммәтшин кубогы”на традицион футбол турниры узачак. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз.

17 июньдә Россия тарихында зур вакыйга башлана – Конфедерацияләр Кубогы уеннарына старт бирелә. Уеннар илебезнең дүрт шәһәрендә - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида һәм Казанда үтәчәк.


16
июнь, 2017 ел
җомга

Пычак авылы китапханәчесе урта яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсия оештырды. Ул балаларны  авыл тарихы, аның кешеләре белән таныштырды. Балалар чишмәгә бардылар,суларын эчтеләр, чишмә тирәләрен чистарттылар. Шулай ук төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Табигать турында шигырьләр һәм җырларны искә төшерделәр.

 

 


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

3 -13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла.

13 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена күрше Саба районы Килдебәк авылы мәктәбендә җәйге лагерьда ял итүче балалар экскурсиягә килделәр. 

Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Россиянең дәүләт символлары – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.


9
июнь, 2017 ел
җомга

Эре мөгезле терлек саны Зәй, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Сарман, Яшел Үзән районнарында арткан. Сөт җитештерүне арттырган районнар: Әтнә, Кукмара, Зәй.

8 июньдә Кукмара мәдрәсәсендә ифтар ашы узды. Мәҗлескә ике йөзгә якын кеше килгән иде. Районыбыз мөселманнары өчен кичке авыз ачтыруны район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт катнашында оештырдылар.

Кукмара районы ''Тылсым''  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүче өлкәннәр каршында Кукмара үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Җиһаншин Рашат Каим улы лекция белән чыгыш ясады.

 

 

 

 

 


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Чура авылы китапханәчесе шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 70 яшь тулу уңаеннан, 2-3 класс укучылары өчен“Ач,шигърият серләреңне!” әдәби күргәзмә үткәрде.Күргәзмәдә шагыйрәнең тормыш юлын чагылдырган әкиятләре, шигырь китаплары урын алган иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International