ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 697 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 36 муниципаль районында 322 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - диелә татар халык мәкалендә. Менә шул гыйбарәне истә тотып, мин Янил урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, механик һөнәрен үзләштерү максаты белән, Кукмара аграр көллиятенә укырга килдем. Көллияттә безне бик тырыш, белемле, таләпчән укытучылар укыталар. Дүрт ел уку дәверендә безгә көчле тәрбия һәм ныклы белем бирделәр. Алган белемнәребезне тормышта кулланырга өйрәнү, олы юлга сукмак салу өчен практикага җибәрделәр.
Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Үткән елдагы сыман, быел да сыер һәм кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләттән бер тапкыр бирелә торган субсидияне алачаклар. Татарстан җитәкчесе карары нигезендә быел бер савым сыер башына субсидия күләме – 3000 сум, кәҗәгә исә 1000 сум итеп билгеләнгән. Әлеге субсидияләрне алыр өчен теркәлү урыны буенча авыл җирлеге идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем – китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Күбебез үз якташ язучыларыбызны китаплары, әсәрләре аша гына танып беләбез. Нәкъ менә андый китап сөюче дусларыбыз өчен китапханәдә һәрдаим очрашулар булып тора.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю бара. Аның барышы белән танышу максатыннан, район җитәкчесе Сергей Димитриев “Әсәнбаш”, “Кукмара” агрофирмалары базаларында булып кайтты.
Тормыш шулай корылган инде: һәр кеше, һәр оешма билгеле бер чор эчендә башкарган эшләренә йомгак ясый, бәя бирә, алда торган бурычларны билгели. Район прокуратурасының эшчәнлегенә килгәндә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында законнарны бозуның 877 очрагы, шул исәптән законсыз 70 хокукый акт ачыкланган.
Казан шәһәрендә үтә торган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында безнең районның эчке эшләр бүлегеннән дә 18 хезмәткәр тәртип саклый. Алар Казанда 18 августка кадәр булачаклар.
Бу җәйдә июнь ае күктән болыт күзләп үтеп китте. “Быел да корылык кабатлана икән,“ – дип хафалансак, республиканың көньяк районнарында тагын да күбрәк зыян күргәннәр: май-июнь айларында бөтенләй явым-төшемнәр булмаган диярлек. Алар белән чагыштырганда бездә уңыш яхшырак булыр дип көтелә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, әнә, һәр гектардан 40 центнер тирәсе бөртек җыелыр дип исәплиләр.
Агымдагы елның икенче яртыеллыгында район прокуратурасы оператив хезмәткәрләренең гражданнарны урыннарга барып кабул итү көннәре (кабул итү 15.00-17.00 сәгатьләрдә).
Турнирда барлыгы 10 команда катнашырга теләк белдергән. Командалар шимбә–ял көннәрендә Кукмараның “Төзүче” стадионында 15 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр көч сынаша. Уеннарның графигы район газетының һәр җомга санында бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International