ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Рамазан гаете көнне Камышлы авылында балалар өчен районкүләм бәйрәм оештырылган. “БәйрәмебезКоръән һәм дога белән башланып китте. Чарада Иске Пенәгәр авылыннан килгән балалар да бар иде.
Кукмарада яшәүче Сәвия һәм Илдар Юнысовларга уллары Илназ хезмәт иткән яклардан хәрби часть командиры, полковник Милованов тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты килгән. “Улыгыз кыска гына вакыт эчендә хәрби белгечлекне үзләштереп, хәрби осталыгын зур тырышлык белән камилләштерүгә омтыла.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре – китапханәче Алсу Баһабиева һәм балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова Чистай шәһәрендә узган “Туган якны өйрәнү: традицион якын килү һәм яңа гамәли эш” дип исемләнгән мастер-класста катнаштылар.
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган.
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Сишәмбе көнне аның чираттагысы Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылды. Әлеге чарада 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә яңа планнар, бурычлар турында сөйләшенде.
Бер төркем авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыкан ветераннар хуҗалык басуларында булып, урып-җыюның барышы белән таныштылар.
Нырья авылының “Сактон” ансамбле Мәскәү шәһәренең “Музеон” паркында үткән “Гербер” удмурт халык бәйрәмендә катнашып кайтты.
Шушы көннәрдә район җитәкчесе Сергей Димитриев җитәкчелегендәге район Башкарма комитеты командасы Олыяз авылындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады, дип хәбәр итте Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Икмәк үстергән игенче өчен генә түгел, ипи тәмен белгән һәркемгә дә иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгелләрдер бу. Рәт булып тезелгән КамАЗларда районның гына түгел, илнең иң зур байлыгы – алтын бөртекләр.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән киңәйтелгән дүшәмбе киңәшмәсендә быел ярты елда башкарылган эшләр, кичекмәстән хәл итәсе бурычлар, игеннәрне урып-җыю, төзелешләрне сыйфатлы итеп башкару, 13 сентябрьдә булачак сайлауларга хәзерлек һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International