Березняк авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Сөмбелә – 2018”дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Балалар “Яфрак тану”, “Бәрәңге җыю” , “Яшелчәне тап” уеннарында, төрле-төрле яфраклардан, яшелчәләрдән картиналар ясау конкурсында, табышмакларның җавапларын табу кебек ярышларында көч сынаштылар. Уенннарда катнашкан һәрбер балага Сөмбелә бүләге тапшырылды.
Бәйрәмгә килүчеләрне фойеда бик матур күргәзмә каршы алды
Спартакиада нәтиҗәләре буенча команда бишенче урынга лаек булды
Аш-Буҗи авылы китапханәсе 1-2 сыйныф укучылары өчен “Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы” бәйрәме үткәрде. Китапханәче балаларга татар халкының милли йолаларының берсе Cөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын әйтеп китте. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр. Шулай ук “Җиләк-җимешне тәменнән белү”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт” уеннары уйнатылды.
“Зилант” спорт мәктәбе спортсменнары Рязань шәһәрендә узган Россия өчен традицион булган спорт төрләре буенча бөтенроссия ярышларында катнаштылар.
Мәчкәрә авылында дин галимнәре, мәдрәсә остазлары, шәкертләре, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләр җирләнгән зират хәзергә кадәр сакланган.
Балалар әлеге темага бәйле матур әдәбият әсәрләрендәге геройларны исләренә төшерделәр
17.09.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Вафина Йолдыз ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Гаилә тормышында ләззәтне ничек булдырырга”.
Бу чарага күрше-тирә мәхәлләләрдән дә кунаклар килгән иде