ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның күппрофильле лицеенда зур бәйрәм чарасы узды. Анда инвалидлар оешмасының иң актив вәкилләре чакырылган иде.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

“Байтик” сәламәтләндерү лагерында инвалидлар арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Анда Кукмара командасы беренче урынны яулады.

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина  Кукмара бистәсендә яшәүче Филинов Иван Данил улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.

 

ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы.

Республиканская детская библиотека объявила конкурс “Музей литературного героя”. 
1 декабрьдә С.Ә.Әхтәмов исемендәге Манзарас мәктәбенең 6б сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева А.Р. 27 ноябрь-Әниләр бәйрәме көненә багышланган “Ана-бөек исем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Семинар-киңәшмәдә күрше-тирә алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Гостехнадзор инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды.

Музейга поселокның “Ромашка” балалар бакчасына йөрүчеләр килде. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды, самавырда кайнаган чәй эчү белән төгәлләнде.

 

1нче декабрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы Бөтенрәсәй “Стоп ВИЧ/СПИД” акция кысаларында Кукмараның кичке мәктәбендә белем алучы 9нчы сыйныф укучылары өчен сәламәтлек дәресе үткәрде. 

Районыбызда әниләр көне уңаеннан барлык авыл мәдәният йортларында әдәби – музыкаль кичәләр, китапханәләрдә китап күргәзмәләре булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International