ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2016 ел
якшәмбе

Бүген бөтен ил буенча VII чакырылыш Дәүләт Думасына күрсәтелүче "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары өчен алдан тавыш бирелә.

23-25 майда “Зилант” спорткомплексында республиканың төньяк –көнбатыш муниципаль район башлыклары призына бокс буенча I Бөтенросия турниры уздырыла. Башлана 14 сәгатьтә.

Бүген “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш бирү көне. Иртәнге сәгать 8дә Кукмара районында 14 сайлау участогы үзенең ишекләрен ачты.


21
май, 2016 ел
шимбә

Югары Өскебаш  авылында  яшәүче  Әхмәтова Наһар Каюм кызына  95 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.


20
май, 2016 ел
җомга

Пычак авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары белән Арпаяз авылында эшләп килүче  музейда булдылар. 

Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисматова, Халыкара гаилә көне уңаеннан, “Гаиләләр тыныч, тату булсын!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге чарага районыбызның күркәм гаиләләре чакырылган иде. Бәйрәмдә Күкшел авылыннан үзләренең ике балалары янына тагын бер кыз алып тәрбияләгән Вәлиевлар, Кукмарада яшәүче, “Спорт” номинациясендә җиңү яулаган Вахитовлар гаиләләре тәбрикләнде. Куркино авылыннан Римма Ракеева һәм Иске Кнә-Юмьядан Надежда Семеноваларга “Ана даны – Материнская слава” медальләре тапшырылды. Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләде. Бәйрәм җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.

Бүген районда 14.00 сәгатькә кадәр гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре уза.

 


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Кукмарада “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең һәм Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының район башлыгы Сергей Димитриев катнашында күчмә утырышы үтте.


17
май, 2016 ел
сишәмбе
Кәркәвеч авылы китапханәчесе Энҗе Хабибрахманова төрле катлам китап укучылар өчен “Бәхеткә юл кайдан” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International